Яхшы эшләр эстафетасы кысаларында министрлык карамагындагы учреждениеләрдә чаралар уздырылган

2015 елның 24 апреле, җомга
Яхшы эшләр эстафетасы кысаларында министрлык карамагындагы учреждениеләрдә чаралар уздырылган.
"Апрель" тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен Георгий тасмаларын ясау буенча мастер-класс узган.
Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә рәссам Ольга Колесникова белән очрашу үткән. Ул төрле техникаларда эшләнгән эшләреннән күргәзмә оештырган.
Сабаның "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Игелек кылырга ашыгыгыз" дигән эстафета уздырган. Өлкән яшьтәгк гражданнар, инвалидларга ярдәм күрсәткәннәр.
Тәтеш  интернат-йортында да "Игелекле сүзләр байлыктан кыйммәтрәк" дигән чара узган.
Чистайның "Балкыш" үзәгендә исә "Георгий тасмасы" акция үткән.
Буаның "Гармония" үзәге белгечләре социаль хезмәтләргә мохтаҗ дип табылган гражданнарга  бушлай социаль хезмәтләр күрсәткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International