Теләче районының “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Безбергә#МәрхәмәтлеТатарстан акциясе кысаларында “Георгий тасмасы” дип аталган чара уздырдылар. Бу көнне кешеләр үз ихтиярлары белән георгий тасмаларын тактылар. Алар үзләренең бу гамәлләре белән Сугыш ветераннарына карата ихтирамнарын күрсәтте.
Бу акциядә шулай ук Теләче урта мәктәбе волонтерлары да катнашты. Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары тарафыннан исә Югары Мәтәскә авылында яшәүче өлкән кешегә адреслы ярдәм күрсәтелде.