Мамадышның халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге белгечләре “Кидспейс” балалар шәһәрчегенә экскурсия оештырган

2015 елның 24 апреле, җомга

Мамадышның халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге белгечләре “Профориентация-2015” проектын тормышка ашыру йөзеннән 40 укучыны Казан шәһәренә, “Кидспейс” дип аталган балалар шәһәрчегенә экскурсиягә алып барды.

Бу мавыктыргыч экскурсия балаларга бер генә көнгә булса да гаджетларын, компьютер-ноутбукларын онытып торырга, зурларның эш дөньясы белән танышырга мөмкинлек бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International