Бөгелмәнең өлкән гражданнары компьютерда эшләргә өйрәнү курсларын тәмамлау турында сертификатлар алган

2015 елның 24 апреле, җомга
Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  өлкән гражданнарны компьютерда эшләргә өйрәнү курслары тәмамланган. Дәресләр "РАРК" җәмгыятенең Бөгелмәдә урнашкан филиалында уздырылган булган. 2 төркемдә 27 кеше белем алган.
Әлеге курс ветераннар һәм пенсионерларга компьютерда һәм интернет челтәрендә эшләү буенча белемнәр алырга мөмкинлек тудырган.
Курсны тыңлаучыларга сертификатлар  тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International