Балтач районының “Наз” үзәге белгечләре “Без – сугыш балалары” чарасын уздырдылар

2015 елның 24 апреле, җомга

Шушы көннәрдә Чепьяда урнашкан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә тыл хезмәтчәннәре һәм инвалидлар өчен ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм сугыш чоры баласы Елизавета Абрамова белән очрашу булып узды.

Бу уңайдан Бөек Ватан сугышына багышланган китап кургәзмәсе һәм стенд әзерләнгән иде. Әлеге очрашу талгын гына көй астында "Җиңү" шигыре белән башланып китте. Рифат Абдуллин районда булган Бөек Җиңүгә багышланган чаралар турында сөйләп узды. Ә Елизавета Абрамова сугыш чорында нәни генә бала булса да, тылдагы калган апаларга булышуын, тилмереп капчыклап ашлык ташуларын, урак урганнарын бәйнә-бәйнә сөйләде.

          Очрашуны Чепья мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларының чыгышы ямьләндереп җибәрде. Алар "Җигү" һәм "Һәрвакыт булсын кояш" җырын башкарып тернәкләнүчеләрнең күңелләрен кутәрделәр. Шулай ук бүлекче хезмәткәре  Елизавета Игоревна "Хәтерләгез" шигырен сөйләде.

Ахырдан өлкәннәр күкрәгенә Бөек Җиңү истәләге итеп Георгий тасмалары тагылды. Әлеге узган чаралар тернәкләнү бүлекчәсендә булган тыл ветераннары, хезмәтчәннәре, инвалидлар күңелендә якты истәлек булып калсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International