Казанда "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2015" дигән республикакүләм һөнәри осталык конкурсы уздырылды

2015 елның 24 апреле, җомга
"ВолгаСтройЭкспо" халыкара махсус юбилей күргәзмәсе кысаларында Казанда  "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2015" дигән республикакүләм һөнәри осталык конкурсы уздырылды.  Конкурс Халыкара Хезмәтне саклау көненә багышланган  иде. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Иҗтимагый Палатасы, Хезмәтне саклау Халыкара ассоциациясе, шулай ук махсус кием, аяк киеме, шәхси саклану чаралары эшләп чыгаручы предприятиеләр тарафыннан  оештырылды.
"Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2015" дигән республикакүләм һөнәри осталык конкурсы инде җиденче ел рәттән уздырыла. Ел саен катнашучылар саны артып тора. 2015 нче елда хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы белгеч исеме өчен Татарстанның һәр почмагыннан 100дән артык катнашучы көч сынашты. Ярышларда шулай ук икътисадның барлык төрләрен дә тәкъдим итүче белгечләр бар иде - бу эшкәртүче җитештерү, энергетика, химия, нефть эшкәртү, транспорт, нефть чыгару өлкәләренә караучы компанияләр, агросәнәгать комплексы, төзелеш индустриясе пердприятиеләре.
Конкурс 5 этапта узды. Нәтиҗәдә, 1 урын "Баулынефть" идарәсе инженеры Илдар Мәҗитовка, 2 нче урын «ЦПК-Татнефть» идарәсенең хезмәтне саклау буенча белгече Диана Сәфәргалина һәм Казан вертолет заводының хезмәтне саклау буенча инженеры Исмәгыйль Сингатуллинга бирелде. 3 нче урынны исә Казан психоневрология интернатының хезмәтне саклау буенча инженеры Наҗия Акбитова, "Серго" исемендәге заводның хезмтне саклау, сәнәгать һәм экология куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы Татьяна Мельникова һәм "Казметрострой" җәмгыятенең бүлек башлыгы Людмила Шаһвәлиевага бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International