Биектау районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Биектау районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада "Бөреле" ЯАҖ, Биектау районы үзәк сырхауханәсе, Биектау районы суд приставлары бүлеге, авыл хуҗалыгы идарәсе кебек оешмаларның вәкилләре катнашкан.
Ярминкәгә 217 кеше килгән. Аларга 80 вакансия тәкъдим ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International