Арчаның "Шәфкать үзәге" белгечләре асрамага бала алган ата-аналар белән әңгәмә оештырганнар

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Арчаның "Шәфкать үзәге" белгечләре асрамага бала алган ата-аналар, опекуннар белән әңгәмә оештырганнар. Аның барышында шул мәгълүм булган: бу гаиләләр арасында бер уртаклык бар - ул да булса эмоцияләрнең күп булуы, баланың үз-үзен тотышын аңлап бетермәүдән курку һ.б. Бирегә җыелганнар бер сүздән асрамага бала алган әти-әниләр клубы төзү идеясен яклап чыкканнар. Бу аларга гаиләдә гармония, уңай мөнәсәбәтләр саклап калырга ярдәм итәчәк, дип фикерли белгечләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International