Менделеевскиның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Менделеевскиның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар. Алар  Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең төзәтү колониясенә чыгуны оештырганнар. Белгечләр  иректән мәхрүм итү урыннарында булган 14 гражданга һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәткән, эшләнелгән тестларның нәтиҗәләре буенча йомгак ясаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International