Министрның беренче урынбасары Марат Гафаров формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча төбәкара киңәшмәдә катнашты

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Тула шәһәрендә РФ Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт тарафыннан формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча төбәкара киңәшмә уздырылды. Биредә үзәк федераль округка керүче РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Министрның беренче урынбасары Марат Гафаров Татарстан Республикасында  формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча алып барыла торган эш белән таныштырды, киңәшмәдә катнашучыларга безнең төбәктә бу юнәлештә эш тәҗрибәсе турында сөйләп китте.
Билгеләп үтик, Роструд бәясе буенча формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча иң  нәтиҗәле эш Татарстанда оештырылган. Керемнәрне легальләштерү буенча алып барыла торган эш халыкның матди иминлеген яхшырту, Пенсия фондын, бюджетны  кертемнәр белән тулыландыруны тәэмин итәчәк. Бу исә Татарстанда гына түгел, бөтен Россия Федерациясендә дә стабильлек, тотрыклылыкны саклауда зур  ярдәм булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International