Тукай районы "Шәфкать" үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларның иҗаты фестивале узган

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларның еллык  иҗаты фестивале узган. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Бу фестиваль "Өмет парусы" республика конурсының беренче зона бәйгесе булган.
Фестивальне Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова ачкан. Фестивальгә шулай ук Әлмәтнең "Яз" хәйрия фонды вәкиле Светлана Симонова һ.б. кунаклар да килгән.
"Шәфкать" үзәге белгечләре әлеге фестивальне оештырырга, уздырырга ярдәм иткән һәр кешегә зур рәхмәт белдерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International