6 нчы апрельдән 14 нче апрельгә чаклы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү комплекслы үзәгендә "Социаль хезмәт" программасы, «Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәләрендә норматив-хокукый тәэмин итү һәм эшчәнлекне көйләү” белгечлеге буенча квалификация күтәрү курслары узды. Әлеге курс кысаларында түбәндәге сораулар куелган: өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләүдә федераль һәм төбәк норматив-хокукый актлар, 442 нче Федераль закон, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә идарә эшчәнлеге, өлкән кешеләр белән эшләү үзенчәлеге, конфликтларны көйләү һәм Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәләре эшчәнлеген тәэмин итәгә кагылышлы башка сораулар күтәрелде.