Татарстан - дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты һәм уңайлылыгы буенча югары күрсәткечләргә ирешкән субъектлар рәтендә

2015 елның 3 апреле, җомга
2014 нче елда Россия Федерациясенең 84 субъектында РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы үткәргән халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең эшчәнлеген мониторинглау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы  дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты һәм уңайлылыгы буенча югары күрсәткечләргә ирешкән 17 субъектлар рәтенә кергән.
Аерым алганда, республикада кабаттан укырга җибәрелгән эшсез гражданнар саны РФ башка субъектларына караганда иң күбе булган. Инде кабаттан укырга, һөнәри белем алырга керешкән эшсезләр саны буенча исә Татарстан икенче урынны алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International