Казанлыларның хезмәт мәшгульлеге һәм хезмәт хакы өлкәсендәге өметләре

2015 елның 3 апреле, җомга
Казан Федераль университетының иҗтимагый фикерне өйрәнү лабораториясе Казан халкыннан "Хезмәт мәшгульлеге һәм хезмәт хакы өлкәсендәге өметләр" дигән темага сораштыру уздырган. Монда кешеләрнең шәхси тәҗрибәсе (бары тик эшли торган казанлылар гына соралган), социаль элемтәләре (бөтен кеше дә катнашкан) исәпкә алынган. Ахыргы очракта кешеләргә үзләренең тирә-юненә карап  сорауларга җавап бирергә кушылган.
Танышлары арасында хезмәт  хакы кыскарту, тоткарлау кебек сорауларга җавап биреп, 68,4% казанлы мондый очракларны белмәвен әйткәннәр. 31,5% казанлы мондый очраклар бар дип җавап биргән. 24,3% кеше аларны бер тапкыр гына булды дисә, 7,2% кеше "бик күп танышларыбыз бу проблема белән очрашты" дип җавап биргән.
Сораштыру өчен телефон номерлары очраклы рәвештә сайлап алынган. 800 респондент җавап биргән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International