"Гаилә" үзәге белгечләре "Шыксыз үрдәк баласы" спектаклен карауны оештырганнар

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
"Республиканың "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Казанның яшь тамашачы дәүләт театры белән берлектә  "Закулисье" дигән акция оештырылган. Балтач районыннан балалар һәм аларның әти-әниләре "Шыксыз үрдәк баласы" дигән спектакль караганнар.
Ахырдан алар өчен  сәхнә артына экскурсия үткәрелгән.  Балалар артистларның гримм бүлмәсен, костюмнар бүлмәсен, декорацияләрне караганнар. Театр белгечләре балаларга шәһәрдә әлеге театр барлыкка килү, танылган актерлар, декорацияләр ясау турында сөйләгән. Шулай ук производство цехлары белән таныштырганнар. Балалар үзләре дә сәхнә костюмнарын киеп караганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International