Түбән Каманың "Веста" үзәгендә закон белән каршылыкка кергән балигъ булмаганнарны озатып бару буенча проект тормышка ашырыла

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Түбән Каманың "Веста" үзәгендә закон белән каршылыкка кергән балигъ булмаганнарны озатып бару буенча проект тормышка ашырыла. "Өйгә юл" дигән проект "Иҗтимагый инициатива-2014" конкурсында "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан затларны социаль адаптацияләү" номинациясендә грант откан булган.
Шушы көннәрдә бу проект кысаларында  гаиләләр һәм белгечләрнең Раифа ябык типтагы училищесына экскурсиясе оештырылган. Хәзер биредә 2 балигъ булмаган бала бар. Алар үзләренең туганнарын күрүгә бик шат булганнар, үзләренең уңышлары турында сөйләгәннәр.
Бу гаиләләр белән психологик яктан эш дәвам итә, ди белгечләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International