Яр Чаллының 15 предприятиесе эш эзләүчеләргә эш урыннары тәкъдим иткән

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Чарада шәһәрнең 15 предприятиесе катнашкан.
Эш бирүчеләр сораулары булган һәркемгә тәфсилле җаваплар биргәннәр. Күп сораулар эшләрнең режимы, хезмәт хакы, түләү шартлары белән  бәйле булган.
Ярминкәгә 238 кеше килгән, шуларның 18нә эш урыннарына юлламалар тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International