Түбән Каманың "Веста" үзәгендә гамәли семинар узган

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Түбән Каманың "Веста" җирле үзәгендә  мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтү буенча гамәли семинар узган. Семинарда Чирмешән, Яңа Чишмә, Түбән Кама районнары, Түбән Кама шәһәре социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре  белгечләре катнашкан.
Бу көнне  CВR уку пакетларын дөрес тутыру, сенсор бүлмәсе, коры бассейн, тактиль юл,  комда рәсем ясау кебек тернәкләндерү алымнарын куллану, вертикализатор, вестибулятор белән эшләү, психологик алымнар турында сөйләгәннәр.
Семинар ахырында нәтиҗә ясалган. Катнашучыларга кулланма материаллар таратканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International