Бөгелмәдә яшь кадрларга кытлык зур

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Бөгелмәдә "Мәгариф.Карьера-2015" форумы узды. Форум кысаларында вакантлы эш урыннары ярминкәсе дә оештырылган иде. Чарада Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре, предприятие-оешма директорлары, уку йортлары җитәкчеләре дә катнашты. Шәһәр мэры мәгариф учреждениеләре һәм предприятиеләре күргәзмәсен карады.
Линар Закиров сүзләренә караганда, бүгенге яшь белгеч конкурентлыкка сәләтле, һөнәри белемнәрен гамәлдә файдалана белә торган булырга тиеш.  "Укыгыз,  Бөгелмәдә үз урыныгызны табарга тырышыгыз", - диде ул яшьләргә.
Форумда 7 урта һөнәри белем учреждениесе һәм 8 предприятие вәкилләре катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International