Казанның 9 предприятиесе эшсезләргә вакантлы урыннар тәкъдим итте

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Казанның Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылган.
Әлеге чарада районның 9 пердприятие һәм оешмасы катнашкан.
Ярминкәгә 497 кеше килгән, шуларның 32сенә эш урыннарына юллама тапшырылган.
Аннан тыш, 265 гражданга һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International