Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар үзләренең мөмкинлекләрен ачалар

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар үзләренең мөмкинлекләрен ачу буенча даими эшлиләр. Күптән түгел генә алар берничә конкурста җиңү яулаганнар.
1 нче дәрәҗәдәге диплом белән "Һәрвакыт булсын кояш" дигән декоратив һәм кулланма сәнгать буенча төбәкара конкурста Руслан Степанов бүләкләнгән. Ул сәйлән белән үрү номинациясендә хезмәт тәкъдим иткән булган.
Гөлия Вәлиева "Иҗат дөньясы" дигән Бөтенроссия иҗат конкурсында 3 нче урын яулаган. Шулай ук "Әкияти урман" виртуаль күргәзмәсендә, "Чәчәкләр дөньясы" Халыкара рәсем конкурсында да  җиңү яулаган.
Гөлия Галиәхмәтова исә "Кышкы илһам" Бөтенроссия иҗади конкурсында 1 нче урын алган. "Туган ил уллары" дигән Бөтенроссия рәсем һәм ясалмалар конкурсында Алина Петрова да лауреат булган.
Балаларга педагоглары Алия Сафиуллина, Гөлфия Яковлева, Асия Боковских зур ярдәм күрсәткән. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International