Алабугага мөмкинлекләре чикле балалар проблемалары буенча комиссия килгән

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Алабуганың "Астра" үзәгенә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, ТР Сәламәтлек саклау министрының балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев килгәннәр. Алар бу визитлары барышында мөмкинлекләре чикле балаларның мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау өлкәләренә караган проблемаларын ачыклаганнар. "Астра" үзәгендә алар  балаларның туклану дәрәҗәсенә бәя биргәннәр. Барлык критерийлар буенча да "Астра" бары тик уңай фикерләр генә калдырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International