Казанда 200 дән артык эшсез кешене эшкә урнаштырганнар

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Бүген Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан шәһәркүләм вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган.
Ярминкәне уздыруда 60 эш бирүче, шәһәр һәм районнарның халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре, "Работа для вас", "Работа сегодня", "1000 вакансий", "Твоя работа Казань" газеталары редакцияләре, «Ассоциация кадрового менеджмента», «Вакансии.РУ», ООО «AdvanceRecrutingServices» кебек рекрутинг агентлыклары катнашкан.
Ярминкәгә килүчеләргә 12 меңгә якын вакансия тәкъдим ителгән, аларга халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре белешмәләр биргән. Ярминкәгә килүчеләрне һөнәри уку, эшкә урнашу, һөнәри юнәлеш бирү кебек сораулар кызыксындырган.
Чарага 1920 кеше килгән. Шуларның 214нә эш урыннарына юлламалар тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International