Норлат районында юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Норлат районында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.  Бүгенге көндә 400дән артык кеше медальләр алган инде.
Бүген тагын 67 норлатлыга медальләр биргәннәр.  9 нчы мәктәптә узган тантанада Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм үлгән ветераннарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре дә катнашкан.
Бу атнада медальләр тапшыру  тантанасы тимер юлчылар һәм нефтьчеләр  микрорайоннарында да узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International