Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ата-аналар җыелышы уздырганнар

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан тормышка ашырыла торган  "Сайларга вакыт!" дигән проект кысаларында Азнакайның 6 нчы урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узган.
Үзәк белгечләре ата-аналарга районның хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган, актуаль һөнәрләр турында фильм күрсәткәннәр, хезмәт базарындагы хәл белән таныштырганнар. Районда яшьләргә ярдәм итү буенча проектлар турында сөйләгәннәр. Авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре исә уку йортларында предприятиеләрдән алган юлламалар нигезендә уку мөмкинлеге турында да хәбәр иткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International