18 нче марттан 26 нчы мартка чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре Алексеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәчәкләр.
Тикшерү ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Алексеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәген планлы тикшерү турында" дигән 2015 нче елның 11 нче мартыннан булган боерыгы нигезендә башкарыла һәм үзәкнең расланган дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкару-башкармавын белү максатларыннан чыгып үткәрелә.