Скандинавия йөреше - сәламәтлеккә юл

2015 елның 13 марты, җомга
Фин йөреше (скандинавия йөреше) - Актаныш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау физкультурасы белән беррәттән популяр дәвалау төренә әверелгән.  Өлкәннәр 2014 нче елның декабреннән бирле бик теләп шөгыльләнәләр. Дәресләр саф һавада уза. Өлкәннәр төрле күнегүләр ясыйлар, авыл буенча йөреп, кызыклы мәгълүматлар җыялар.
Скандивания таякларын кулланганда тез, таз-бот буыннарына йөк кими, координация тәэмин ителә, бөтен мускуллар да эшли, хәрәкәтләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International