Бөгелмәдә "Мәгариф.Карьера-2015" дигән һөнәри юнәлеш бирүче форум узачак

2015 елның 13 марты, җомга
18-19 нчы мартта Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан  "Мәгариф.Карьера-2015" дигән һөнәри юнәлеш бирүче форум уздырыла. Аның кысаларында эш һәм уку урыннары ярминкәсе дә үтәчәк.
Чарада 7 урта һөнәри белем учреждениесе һәм районның 8 предприятие һәм оешмасы вәкилләре катнашыр дип көтелә.
18 мартта чара Бөгелмә шәһәре, Муса Җәлил урамы, 31 нче йортта урнашкан "Техника йорты"нда (9.30-14.00), ә 19 нчы март көнне исә Октябрь урамы, 15 нче йортта урнашкан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында үткәрелә (13.00-16.00).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International