Республиканың социаль хезмәткәрләрен "Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә социаль хезмәт үзенчәлекләре. Геронтологик аспектлар" дигән программа буенча укыттылар

2015 елның 13 марты, җомга
24 нче февральдән 5 нче мартка чаклы Яр Чаллының "Доверие" комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау  министрлыгы каршындагы Кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү комплекслы үзәге оештырган укуларда катнашканнар. Темасы:  "Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә социаль хезмәт үзенчәлекләре. Геронтологик аспектлар". Өлкән яшьтәге кешеләрнең туклануы, хәрәкәтләнүләре чикле булган кешеләрне карау үзенчәлекләре, өлкәннәрнең психологик үзенчәлекләре һ.б. бик кирәкле, әһәмиятле сораулар күтәрелгән. Шөгыльләнүләр барышында аларны беренче табибка чаклы ярдәм күрсәтергә дә өйрәткәннәр. Курслар тәмамлангач, социаль хезмәткәрләргә  квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International