Менделеевскиның "Кама таңнары" социаль приютында "Матурлык дәресләре" дигән акция узган

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
"Син - кеше" дигән Бөтенроссия проекты доброволецлары тарафыннан оештырылган "Матурлык дәресләре" дигән акция шушы көннәрдә Менделеевскиның "Кама таңнары" приютында да узган. "Марафет" матурлык салоны осталары приютта тәрбияләнүче кызларны матур прическа, макияж, маникюр ясап сөендергәннәр.  3 нче мәктәп укучылар исә мехенди ясап, фотога төшереп, чәй өстәле, бүләкләр белән дә шатландырганнар.
Приют коллективы әлеге яхшы күңелле кешеләргә зур рәхмәт белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International