Тәтеш районының тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырганнар

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Тәтеш районы Мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт узган. Әлеге чара кысаларында район башлыгы Рәмис Сәфиуллов 22 хатын-кызга "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" дигән юбилей медальләре тапшырган. Алар арасында сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International