Казанда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырачаклар

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
18 нче март көнне Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырыла. Әлеге чарага килүчеләр  предприятиеләрнең вәкилләре белән очраша, булган вакансияләр турында мәгълүмат ала, хезмәт һәм мәшгульлек сораулары буенча белешмәләр ала алачак.
Ярминкә Казан шәһәре, Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 нче йорт адресы буенча бинада узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.
Белешмәләр алу өчен теелфон: 224-86-66
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International