Лаешның "Алтын көз" үзәге белгечләре карамактагы гражданнарны бәйрәм белән котлаганнар

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Лаешның "Алтын көз" үзәге социаль хезмәткәрләре үзәк карамагында торучы өлкән хатын-кызларны, инвалидларны бәйрәм белән котлаганнар. Алар арасында сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары да бар.
Аларга карата җылы теләкләр, бүләкләр беркемне дә битараф калдырмаган. Алар үзләре дә әлеге бәйрәмне уздырган өчен зур рәхмәт белдергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International