Алабугада эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән иҗади конкурска йомгак ясаганнар

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Алабуганың  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Хезмәт кешесен данлыйбыз" дигән басма материаллар конкурсына йомгак ясау булып узган. Ул "Ориентир" һөнәри ориентация кинотеатры" проекты кысаларында уздырылган. Иҗади конкурста Алабуга районының 5-7 нче сыйныфларында укучылар катнашкан.  Барлыгы 13 эш тапшырылган. Алар барысы да эшче һөнәрләр кирәклеге, мөһимлеге темасына язылган, индивидиуальлек белән аерылып тора.
Жюри 1 нче урынны "Минем әти эретеп ябыштыручы булып эшли" дигән эше өчен Иван Журавлевка, 2 нче урынны "Үз эшенең остасы" эше өчен Дарья Лушновага, 3 нче урынны "Тыныч каһарманлык" дигән хезмәте өчен Ксения Сеткинага биргән.
Барлык катнашучыларга дипломнар, ә җиңүчеләргә "Чемпион" спорт товарлары кибетеннән сертификат бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International