Яр Чаллыда үзенчәлекле балалар өчен үзенчәлекле әкият куйганнар

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллы дәүләт курчак театрында "Керпе һәм томан" дигән тамаша күрсәтелгән. Ул күрми торган һәм начар күрүче балалар өчен махсус сәхнәләштерелгән. Режиссеры - Каролина Жерните.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм белгечләре  тарафыннан тамашага үзәк карамагындагы балалар чакырылган.  Чарада шулай ук  Яр Чаллының күрүдә тайпылышлары булган балалар өчен махсус (коррекция) гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да катнашкан.
Тамаша барышында хәтта исләрне тоеп, шулар буенча спектакльне аңларга мөмкин булган.
Балалар бу тамашадан бик канәгать калганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International