Яр Чаллының "Доверие" үзәге белгечләре кыюлык дәресе уздырганнар

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Шушы араларда Яр Чаллының "Доверие" үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 19 нчы мәктәпкә барып, кыюлык дәресе уздырганнар. Биредә 7-8 нче сыйныф укучылары катнашкан.
Чарага кунакка Автозавод районы ветераннар советы рәисе Любовь Ходорковская, 30 нчы комплекс ветераннар советы рәисе Валентина Космачева һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Зорин килгәннәр.
Укучылар ветераннарга концерт әзерләгәннәр, сугыш чоры җырларын башкарганнар. Презентация дә тәкъдим иткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International