Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре махсус мәктәптә һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Шушы көннәрдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре балалар йорты һәм Әлмәтнең махсус (коррекция) гомуми белем бирү мәктәбенә барганнар. Биредә алар балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәткәннәр.
Балалар "Профиль" дигән методика буенча тест эшләгәннәр, Әлмәттә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр белән танышканнар. Шулай ук төрле һөнәрләр турында мультфильмнар караганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International