Балтач районында "Өйдә театр" дигән хәйрия марафоны старт алды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Балтач районының "Волонтер" доброволец үзәге волонтерлары кураторлары Эльвира Әхмәдуллина җитәкчелеге астында инвалид балалар өчен махсус "Өйдә театр" дигән хәйрия марафонына старт биргәннәр.
12 бала 4 яшьлек Ясминә Гөзәерова өчен театральләштерелгән тамаша күрсәткәннәр. Кызчык яшь артистлар белән танышушына бик сөенгән. "Колобок" һәм "Шалкан" әкиятләренең заманча куелышы аның үзенә  генә түгел, әти-әниләренә дә бик ошаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International