Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Масленицаны бәйрәм итәләр

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы яшүсмерләр һәм балалар өчен Масленицага багышланган фольклор бәйрәм оештырылган. Масленица балалар янына кунакка әкияти  персонажлар белән бергә килгән, үзе белән уеннар, җырлы-биюле тамаша алып килгән. Шулай ук коймаклар белән дә сыйлаган.
Оештыручылар билгеләгәнчә, мондый чаралар балада иманлылык, динлелек тәрбиялиләр, аларны  ата-бабаларыбызның мәдәниятенә, рухи мирасына җәлеп итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International