Буа районында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган чара узган

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Буа районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 26 ел тулуга багышланган чарада катнашканнар. Биредә Әфганстанда хезмәт иткән 129 кеше, үлгән сугышчыларның 5 туганы, Әфганстанда алган яралардан үлгән кешеләрнең 31 туганы һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучы балалар катнашкан.
Аларны сәламләп, Буа районы башлыгы чыгыш ясаган. Чара барышында фильм күрсәтелгән. Ахырда исә сугыш хәрәкәтләре ветераннарына матди ярдәм бирелгән, үлгән ветераннарның гаиләләренә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International