Мамадышның "Забота" үзәгендә "Чүлмәкче һөнәре остаханәсе" проекты тормышка ашырыла

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Мамадышның "Забота" үзәге каршындагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә   чүлмәк ясау остаханәсе эшләп килә. Ул үзәк социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмаларның бюджеттан субсидия алуга конкурсын откач барлыкка килгән.  Грант акчасына 4 чүлмәк ясау боҗрасы, 4 комплект материал алынган.
Шушы көннәрдә биредә "Чүлмәкче һөнәре остаханәсе" проекты тормышка ашырыла башлаган. Үзәк белгече Наталья Пономарева югары категорияле педагог, рәссам-керамист Лилия Сафина белән бергә мастер-класс уздырган.  Бу чарага өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле гражданнар да чакырылган.
Бу көнне балчык белән эшләүнең төрле техникалары күрсәтелгән,  рельеф ясау серләре ачылган. Ахырда исә өлкәннәр һәм инвалидлар үзләре чүлмәк ясап караганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International