"Кама таңнары" приютында гашыйклар көнен билгеләп үткәннәр

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Изге Вәли көненә багышланган чара күптән түгел Менделеевскиның "Кама таңнары" приютында узган. Аны тәрбиячеләр Роберт Галиев һәм Рәфинә Фирстова оештырган.
Башта педагоглар балаларны әлеге бәйрәм тарихы белән таныштырганнар. Аннан соң ике командага бүлеп, балаларны тизлектә, җитезлектә ярыштырганнар. Ахырда балалар валентинкалар язылган әрҗәне ачканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International