Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлеге белән тәбрик иткәннәр

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Шушы көннәрдә Балык Бистәсенең мактаулы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Данеев үзенең 90 яшьлеген билгеләп үткән. Виктор Гергиевичның II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ""Батырлык өчен", "Варшаваны азат итү өчен", "Германияне җиңгән өчен" дигән  медальләре бар.
Сугыш тәмамланганнан соң 25 ел буе Кама леспромхозында хезмәт укытучысы булып эшләгән.
24 ел элек ул Балык Бистәсенең Рус Әшнәге авылына күчеп килгән. Яраткан тормыш иптәше Таисия Петровна белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Виктор Георгиевичны котлап, аңа РФ Президенты исеменнән открытка тапшыру  өчен башкарма комитет җитәкчесе Рашат Хәбибуллин һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Вафина килгәннәр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International