Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагы балалар сугышчы-интернационалистлар белән очрашкан

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
"Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында социаль педагог Илиза Солтанова тарафыннан 9-15 яшьлек 26 бала катнашында сугышчы-интернационалистлар белән очрашу оештырылган. Әфган сугышчылары И.Җаббаров һәм А.Завалин балаларга сугыш көннәре турында сөйләгәннәр, хатирәләре белән уртаклашканнар.  Балаларның сорауларына җаваплар биргәннәр.
Балалар исә, үз чиратларында, иҗади номерлар әзерләгәннәр: гитарага җырлаганнар, шигырьләр укыганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International