Бөгелмәнең "Ялкын" приюты балалары өчен патриотик рухтагы чара үткәргәннәр

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Бөгелмәнең "Ялкын" приютында балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирәләр. Бу уңайдан алар өчен күп кенә чаралар уздырыла. Мисал өчен, күптән түгел генә "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Кышкы кич утырулар" дигән фольклор бәйрәме узган. Рус костюмнары кигән яшь артистлар тамашачыларны сөендергәннәр. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр укыганнар, борынгы табышмакларга җаваплар эзләгәннәр, җырлар башкарганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International