Бүген министрлыкта министр Эльмира Зарипова җитәкчелегендә видеоконференция режимында киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре катнашты.
Көн кадагында ТР предприятиеләренең хезмәт хаклары буенча бурычлары һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек сораулары иде.
Видеоконференция барышында министр чираттагы тапкыр рәсми булмаган мәшгульлекне киметү буенча эшне активлаштыруга басым ясады. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исә халыктан формаль булмаган эш мөнәсәбәтләре, минималь хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакы түләү, хезмәт хакын конвертта бирү очраклары турында хәбәр итү өчен “кайнар линия” телефоннарын эшләтеп җибәрү бурычы куйды, аны контрольдә тотарга боерды.