Сарман районы "Шәфкать" үзәгендә "Сәламәтлек - байлык ул" дигән чара уздырылган

2015 елның 13 феврале, җомга
Көн режимы, дөрес туклану, яман гадәтләр турында бүген Сарман районы "Шәфкать" үзәге каршында эшләүче доброволец үзәге волонтерлары сөйләгән.  "Сәламәтлек - байлык ул" дигән чара "Мәктәп - сәламәт яшәү рәвеше территориясе" дигән акция кысаларында үткән.
Үзәк белгечләре билгеләгәнчә, укучыларның 50% спорт белән шөгыльләнәләр, төрле секцияләргә йөриләр. Дөрес тукланырга тырышалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International