ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 7 нче февральдән 13 нче февральгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 3 авыр һәм 5 үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлемгә китергән очраклар түбәндәге оешма-предприятиеләрдә теркәлгән: «Камдорстрой Автобаза 48» ЯАҖ (Яр Чаллы), «Лениногорские тепловые сети» ААҖ( Лениногорск), «НКТ-Сервис» ҖЧҖ (Әлмәт), «ТЕХСЕРВИС» ҖЧҖ (Зәй) һәм «Инкомстрой» ҖЧҖ (Казан).
Авыр бәхетсезлек очраклары «Контакт-С» ААҖ (Лениногорск), «Алнас» ААҖ (Әлмәт), «Трест «Татспецнефтехимремстрой» (Түбән Кама) җәмгыятьләрендә булган.