Балтач районында Әфганстан сугышында үлгәннәрне искә алдылар

2015 елның 13 феврале, җомга
Бүген Балтач районында интернационалист сугышчыларга куелган һәйкәл янында Әфганстаннан гаскәрләр чыгаруга 26 ел тулу уңаеннан митинг үткәрелде. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 80нән артык кеше үлгәннәрне искә алдылар.
Чара Балтач мәдәният үзәгендә чәй табыны янында дәвам итте. Тематик концерт та куелды. 29 үлгән сугышчының туганнарына  азык-төлек пакетлары тапшырылган.
Оештыручылар билгеләгәнчә, 15 нче февраль көнне салют та булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International