Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Дөньяның сигезенче могъҗизасы" дигән спектакль күрсәттеләр

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
"Добро" театр студиясе проектын тормышка ашыру кысаларында "Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Дөньяның сигезенче могъҗизасы" дигән спектакль күрсәтелде.
Биредә үзәктә дәвалану узучы балалар да катнашты. Сценарий өстендә эшләгәндә балалар үзләренә яңа дуслар таптылар, бер-берсенә тагын да ихтирамлырак итеп карый башладылар.
Чара ахырында барлык катнашучыларга диплом, бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International